18 төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк-Көнбатыш Африка һәм Төньяк Америкада таралганнар. Татарстан территориясендә бер төре — гади таш чыпчыклары (O. oenanthe), ташлы токымнар чыгып торган далаланган участокларда яши. Күчмә кош. Апрельдә очып киләләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 20 см га кадәр, авырлыгы якынча 20 г. Соргылт-кара төстә. Күз төбеннән кара буй китә. Томшыгы нечкә, төбендә киң. Авыз почмакларында — вак төкчәләр. Аяклары көчле, озынча. Койрыгы кыска, туры. Таш араларындагы балчыксыл кыя ярыкларында, кайвакыт йомран, әрлән өннәрендә яши. Коңгырт тимгелле 4–7 аксыл-зәңгәр йомырка сала. Бөҗәкләр, үрмәкүч, үсемлек орлыклары белән туклана. Августта очып китәләр.

Республиканың көньяк районнарына кайвакыт таш чыпчыкларының якын төрләре — ак башлы таш чыпчыклары (O. pleshanka) һәм сикергәк таш чыпчыклары (O. isabellina) очып керә.

Гади таш чыпчыгы