3 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — гади сызгырак чыпчык (B. garrulus) бар. Күчеп йөрүче, ара-тирә кышлаучы төр. Бик күптөрле агач-куак биотопларында, парк, бакчаларда һәм торак кварталларда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 15–18 см, авырлыгы якынча 60 г. Каурый капламы йомшак, алсу-соры төстә, канатлары кара, сары һәм ак буйлары бар, койрыгы аркылы сары каймалы. Башы кызгылт-коңгырт каурыйлы зур купшы бүрекчәле. Койрыгы кыска. Томшыгы җиңелчә бөгелгән, киң төпле, очында кечкенә ыргаклы. Чутырдавы еш-еш, көйле. Сызгырак чыпчыклар тиз, җиңел очалар. Ояларын агачта коралар. Кара-коңгырт тимгелле 3–7 зәңгәрсу-соры йомырка салалар. Җиләкләр (кара җиләк, күк җиләк), җимешләр (миләш, алма, гөлҗимеш һәм башкалар), бөҗәкләр белән тукланалар.

Сызгырак чыпчыклар күп кенә үсемлекләрнең таралуына булышлык итәләр.