4 төре билгеле, Евразиянең урман-дала, дала һәм ярымчүлләрендә таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – гади сукыр әрлән (E. talpinus), нигездә, Кама аръягында очрый. Елга үзәннәрендәге далаланган участокларда, ерым битләрендә яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 13 см га җитә, койрыгы 0,5-2,2 см. Күзләре бик кечкенә. Колак яфраклары юк, өске һәм аскы кискеч тешләре, үзара очлы почмак ясап, нык кына алга чыгып тора. Мехы бик йомшак. Өсте кара-коңгырт, корсагы аксыл, ян-яклары көрән-сары төстә. Җир астында яши, өскә сирәк чыга. Җир өстендә ярымай формасындагы туфрак өемнәре калдырып, катлаулы юл системалары төзи. Үсемлекләрнең тамырлары, тамырча һәм суганчалары белән туклана, яшелчәләрне, кавын-карбыз-кабакларны зарарлый. Ана затлар елга ике тапкыр 3-5 бала китерә.