Гәүдәләренең озынлыгы 2-11 мм. Кагыйдә буларак, гади, күзләре юк (исеме шуннан). Тәне йомшак япмалы. Төрле төстә, күпчелеге яшел.

Дөнья фаунасында 6 меңнән артык төр исәпләнелә (төрләр саны буенча кандалалар семьялыгында иң бае); Россиядә 800 дән артык, Татарстан территориясендә 100 гә якын төре билгеле.

Үсемлекләр белән туенучы формалары өстенлек итә, кайберләре аерым бер үсемлек согы белән туенуга махсуслашкан. Күкәйләрен үсемлекләрнең сабакларына һәм яфракларына сала. Күп кенә төрләрнең күкәйләре һәм сирәк кенә олы затлар кышлый. Кайберләре елга бер буын бирергә мөмкин.

Сукыр кандалаларның күбесе авыл хуҗалыгы үсемлекләрен, мәсәлән чөгендер кандаласы (Polymerus cognatus) чөгендергә, люцерна кандаласы (Adelphocoris lineolatus) кузаклыларга зарар китерә.