Гәүдәсен кыскартырга һәм шуның ярдәмендә хәрәкәтләнергә сәләтле тире-мускул капчыгы бар.

20 меңгә якын төре билгеле. ТРда суалчаннарның өч тибы киң таралган:

  • яссы суалчаннар,
  • йомры суалчаннар,
  • боҗралы суалчаннар.

Яссы суалчаннардан барлык җирдә очрый торган ирекле яшәүче керфекле планарияләр – ерткычлар, иң гади төзелешлеләр, вак кысласыманнар, бөҗәк личинкалары белән туена. Имгечләр һәм тасма суалчаннар (солитерлар, каешчалар, тасмачалар, эхинококк) – хайван һәм кешеләр паразиты.

Сулыкларда йомры суалчаннардан чәчсуалчаннар, бөтерелчек суалчаннар яши, алар исә балык маймычлары белән туклана. Ыргакбашлар, нигездә,  – кысласыманнар һәм бөҗәкләрдә, аскаридалар, бабасырлар кыргый һәм йорт хайваннары, кеше эчәклегендә паразитлык итәләр.

Боҗралы аз төкле суалчаннар туфракта һәм сулыкларда яшиләр. Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң, Каспий диңгезеннән күп кенә төкле суалчаннар керә, алар исә төче суда яшәргә яраклашалар. Яңгыр суалчаннары һәм быргычыклар органик калдыкларның таркалу процессын тизләтеп файда китерәләр. Сөлекләр күп кенә хайваннар өчен азык булып торалар, кайберләре кан суырып балыкларга, кошларга, имезүчеләргә һәм кешеләргә зыян китерәләр.