Дөнья фаунасында 150 гә якын; Татарстан территориясендә 2 төре билгеле: нык сузынкы нәзек гәүдәле чыбыксыман ранатра (Ranatra linearis) һәм озынча түгәрәк гәүдәле гади су чаяны (Nepa cinerea).

Агымсыз һәм акрын агымлы сулыкларда яшиләр. Су төбендә яки су үсемлекләре буйлап хәрәкәтләнәләр, начар йөзәләр, алгы аяклары эләктереп алырга җайлашкан. Гәүдәсенең очында һава сулау өчен озын сулыш көпшәсе бар. Суда кышлыйлар. Ерткычлар.

Татарстанда Идел-Кама саклаулыгының Раифа урманчылыгы күлләрендә, Куйбышев сусаклагычы култыкларында, Идел һәм Кама елгаларының тугай күлләрендә һәм култыкларында очрый.

Ике төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).