13 кә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — гади сөркә яки байбак (M. bobac) Идел алдында һәм Көнчыгыш Кама аръягында далаланган участокларда яши. Колонияләр хасил итә, аеруча зурлары — Чыршылы сөркә (байбак) колониясе, Яңа Тинчәле сөркә (байбак) колониясе, Үтинкә сөркә (байбак) колониясе, шулай ук Чатыр Тау табигать тыюлыгы составындагы зурая баручы колония.

Гәүдәсенең озынлыгы 62 см га, койрыгы 20 см га, авырлыгы 10 кг га кадәр. Мехы чагыштырмача кыска, тыгыз, йомшак. Кара яки коңгырт чуар комсу-сары төстә, ян-яклары аксыл, корсагы — җирән-сары. Гәүдәсе юан, җыйнаксыз. Аяклары кыска, көчле, тырнаклары казый торган типта. Башы зур, кысылган, муены кыска. Байбаклар ике төрдәге тирән ояларда яшиләр: вакытлыча саклану оялары һәм даими оялар; гаилә белән (бер ояда 12–15 кә кадәр җәнлек) урнашалар. Кышын йокыга талалар. Җенси җитлегү чоры — яшәвенең 3 нче елында. Язын парлашалар, 40–42 көннән 2–8 бала туа. Үләнчел үсемлекләр белән тукланалар.

Халык медицинасында сөркә мае үпкә авыруларын дәвалауда кулланыла.

Саны Татарстан территориясендә арту сәбәпле, гади сөркә ТРның Кызыл китабыннан чыгарылган (2006).