12 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Африкада һәм Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстанда 3 төре бар.

Соры яки гади ябалак (S. aluco), озын койрыклы соры ябалак (S. uralensis) республиканың барлык территориясендә очрый, әмма алар күп түгел. Утрак кошлар. Ылыслы һәм катнаш урманнарда яши.

Сакаллы соры ябалак (S. nebulosa) — очып керүче бик сирәк төр. Кошларның якын-тирәгә күчеше вакытында, нигездә, көзен, кышын һәм иртә язда очрый. Гәүдәсенең озынлыгы 65 см, авырлыгы 600–1200 г, ана кошлар аталарыннан зуррак. Чуар, соры яки җирәнрәк төстә. Бит дискы яхшы үсеш алган. Колак тишекләре зур, тулысынча диярлек тире җыерчыгы белән капланган. Күзләре зур, кара-коңгырт төстә. Томшыгы көчле, биек, ян-яктан кысылган. Каурый капламы йомшак, күпереп тора. Канатлары киң һәм түгәрәкләнгән. Аяклары тырнакларына кадәр каурыйлы. Тырнаклары очлы, бөгелгән. Соры ябалакның койрыгы чагыштырмача кыска, озын койрыклы соры ябалак һәм сакаллы соры ябалакның исә озын, аркылы сызыклары бар. Аерым парлар хасил итеп оялыйлар. Ояларын агач куышларында яки карга, саескан һәм башка кошларның иске ояларында коралар. Аксыл-чуар 2–6 йомырка салалар. Тычкансыман кимерүчеләр, кошлар, зур бөҗәкләр белән тукланалар.

Барлык төрләре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Соры ябалак

Озын койрыклы соры ябалак