Евразиянең урман, урман-дала һәм дала зоналарында таралган. Татарстанның барлык территориясендә очрый, әмма саны күп түгел һәм ел саен үзгәреп тора. 30–50 заттан торган көртлек көтүе көзен һәм кышын очрый. Кырларда, болыннарда, урман буйларында яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 26 см, авырлыгы 400–500 г. Башындагы каурый капламы коңгырт, аркасы соргылт, аркылы җирән-кызыл буйлы, корсагы коңгырт таплы ак; түшеннән һәм корсагының ике ягы буйлап киң аксыл-соры сызык үтә. Утрак кош. Оясын җирдә, үлән арасында яки куаклыкта кора. Оялау чорында парлашып, башка вакытта көтү булып яшиләр. Апрель ахыры – май башында соргылт яки зәйтүнсыман-сары 10–20 йомырка сала. Балалары июньдә чыга. Соры көртлек үлән орлыклары, җиләкләр, җир өсте моллюсклары белән туклана.

1986 елга кадәр спорт сунарчылыгы объекты.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (1995).