40 ка якын төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка, Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 8 төре мәгълүм. Гади солы чыпчыгы (E. citrinela), камыш чыпчыгы (E. schoeniclus), ремез чыпчыгы (E. rustica), имәнлек чыпчыгы (E. aureola), бакча солы чыпчыгы (E. hortulana) барлык районнарда да очрый һәм даими оя коручы кошларга керә. Тары чыпчыгы (E. calandra), ак бүрекле солы чыпчыгы (E. leucocephalos), кечкенә солы чыпчыгы (E. pusilla) – сирәк очып керүче төрләре. Болыннарда, аланнарда, сирәкләнгән урманнарның түбән ярусында, үләннәр үскән кисенделәрдә оялый.

Гәүдәсе озынча, тыгыз, озынлыгы 5-20 см, авырлыгы 23-25 г. Каурый капламы куе, йомшак, аркасында һәм койрыгында кара яки аксыл чуар көрән-җирән төс өстенлек итә. Канатлары озын, чагыштырмача очлы. Койрыгы уемтылы. Томшыгы зур түгел, өске һәм аскы читләре бер-берсенә тулысынча утырмыйлар, һәм томшык ябылган вакытта, алар арасында ярык кала. Башка солы чыпчыкларыннан ак бүрекле солы чыпчыгы – баш түбәсендәге ак тап, кечкенә солы чыпчыгы башының җирән булуы һәм күз өстендәге кара сызыгы белән аерыла. Солы чыпчыклары касәсыман оясын җирдә, түмгәкләр астында, зур булмаган куаклар төбендә кора. Коңгырт, алсу яки шәмәхә төсмерле 4-6 соргылт-ак йомырка сала. Җәен үрмәкүчләр, бөҗәкләр, көзге-кышкы чорда, нигездә, үсемлек орлыклары белән туклана.

Бакча солы чыпчыгы