11 төре билгеле, Евразиядә, Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Сары сиртмәкойрык (M. flava), сары башлы сиртмәкойрык (M. citriola), ак сиртмәкойрык (M. alba) барлык районнарда да очрый; тау чәберчеге (M. cinerea), кара башлы сиртмәкойрык (M. feldegg), сары маңгайлы сиртмәкойрык (M. lutea) — республикада сирәк төрләр. Оя коручы һәм күчеп йөрүче төр. Кырларда, көтүлекләрдә, тугайлы болыннарда, торак пунктларда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 16,5–18 см, авырлыгы — 14–20 г. Томшыгы юка, безсыман, туры. Канатлары очлы. Койрыгы озын, аска-өскә даими тирбәнеп тора (исеме шуннан). Аяклары нәзек, озын. Сары сиртмәкойрыкның аскы ягы сары, аркасы яшел һәм башы соры төстә. Сары башлы ата сиртмәкойрыкның аркасы яшькелт-сары, канатлары һәм койрыгы коңгырт, койрыгының кырыйлары ак буйлы, башы һәм гәүдәсенең аскы ягы сары. Ана кошның төсе тоныграк, аркасы, башы һәм бүксәсе коңгырт төсмердә. Ак сиртмәкойрыкта ак һәм соры төсләр өстенлек итә; тау чәберчегенең өсте соры, аскы ягы һәм койрык өсте сары, койрыгы бик озын; кара башлы сиртмәкойрыкның башы кара төстә; сары маңгайлы сиртмәкойрыкның аркасы сары. Сиртмәкойрык кошлар ояларын җирдә, агач тамырлары, чыбык-чабык өемнәре астында, кайвакыт агач куышларында коралар. Нигездә, апрель–майда, 4–7 чуар йомырка сала. Ел уңай килгәндә, ике тапкыр бала чыгара. Бөҗәкләр, суалчаннар, моллюсклар белән туклана.

Корткыч бөҗәкләрне юк итеп, авыл һәм урман хуҗалыгына файда китерә.