Евразия һәм Төньяк-Көнбатыш Африкада таралганнар. РФдә көнбатыш чиктән Енисейга кадәр булган катнаш һәм яфраклы урманнарда яшиләр.

ТРда бер төре — гади шәүлегән (O.oriolus) бар.

Гәүдәсенең озынлыгы якынча 25 см. ТР фаунасында иң ачык төстәге кошларның берсе. Ата кошларның каурый капламы алтынсу-сары, канатлары, койрыгы һәм томшыгыннан күзенә таба үтүче буй кара төстә. Ана һәм яшь кошлар саргылт-яшел, түшләрендә ак бөрчекләр бар. Күчмә кош. ТР территориясендә, гадәттә, май уртасында күренә башлыйлар. Оясын кәрзин рәвешендә кыяклыларның сабы һәм яфракларыннан, юкә кайрысыннан, киндер сүсеннән, туз һәм йоннан зур агачларның (имән, каен, нарат) ян ботаклары үсеп чыккан урыннарда, 2 дән 20 м га кадәрге биеклектә кора. 3–6 йомырка сала; ана кош утыра. Оялау чоры дәвамында ата кошлар туктаусыз сайрыйлар. Сайраулары — әкрен генә чәрелдәгән авазларга флейта тавышы килеп кушылуны хәтерләтә. Оядан чыккан кош балалары олылары белән августка кадәр бергә булалар. Кышлау өчен сентябрьдә Африкага очып китәләр.

Корткычларны: май һәм июнь коңгызларын, бронзаклар, яфрактөргечләр, яфрагашарлар, филчекләр, төрле гусеницаларны юк итеп урманнарга зур файда китерәләр.

Җиләк һәм җимешләре белән тукланып урман агач һәм куакларының таралуына булышлык итә.

Гади шәүлегән. Ана кош

Гади шәүлегән. Ата кош