Европа, Азия һәм Төньяк Африкада таралган.

ТР территориясенең барлык районнарында очрый. Куаклы һәм чыбык-чабыклы төрле типтагы урманнарда яши, парк, бакча, урман полосаларында оялый.

Гәүдәсенең озынлыгы якынча 15 см, авырлыгы 15–20 г. Аркасы, канатлары һәм койрыгы кара тимгелле коңгырт төстә, муены һәм күкрәге кызгылт сары-җирән, бүксәсе ак. Аяклары чагыштырмача биек. Җирдә сикереп хәрәкәтләнә. Күчмә кош. Апрельдә, беренче булып ата кошлар очып килә; кояш чыкканнан соң һәм шәфәкъ вакытында (исеме шуннан) озак кына сайрыйлар. Ояларын җирдә яки түмгәктә, агач кәүсәләре ярыкларында, чыбык-чабык өемнәрендә коралар. Көрән вак тимгелле 5–7 саргылт-ак яки аксыл сары-алсу йомырка салалар. Үрмәкүч, суалчан, вак лайлачлар, шулай ук бөҗәкләр, көзен җиләк һәм орлыклар белән тукланалар.