Евразия һәм Төньяк Америкада таралган. Россия орнитофаунасының иң кечкенә кошы.

Гәүдәсенең озынлыгы 9–10 см, авырлыгы 5–8 г. Каурый капламы мамыктай йомшак, аркасы — зәйтүнсыман яшел, корсагы саргылт-ак төстә. Канатлары 2 аркылы аксыл сызыклы. Баш түбәсендә саргылт-кызыл бүрекчеге бар. Томшыгы нәзек, озын, кара төстә, томшык өсте төбендә бөгелгән. Кама алдының ылыслы һәм катнаш урманнарында оялый. Тирән, шарсыман диярлек ояларын чыршы ботаклары очында кора. Елга 2 тапкыр коңгырт чуар 8–12 аксыл-кызыл йомырка сала. Кош балалары май–июльдә чыга. Вак бөҗәкләр (гөблә, гусеницалар, үрмәкүчләр), аларның личинкалары, шулай ук чыршы һәм нарат орлыклары белән туклана.