- РУС
- ТАТ
Евразиядә, Америка һәм Африканың төньяк-көнбатышында таралган.
Татарстан территориясендә утрак һәм өлешчә күчмә төр. Агач һәм куаклар үскән биотопларда яши. Саескан шәһәр һәм авыл торак пунктларына оялый.
Гәүдәсенең озынлыгы — 45–48 см, авырлыгы — 160–260 г. Каурый капламы яшькелт металлсыман ялтыравыклы кара; түше һәм корсагы, сырт һәм канатларындагы киң сызыклар ак төстә. Койрыгы озын, киртләч-киртләч. Саескан ботакта утырган килеш еш кына кисәк чәрелдәп дерелди һәм койрыгы белән тирбәнә. Оясын (яннан керү юлы булган ябык, шарсыман формада) агачларда кора. Көрән тимгелле 5–9 яшькелт йомырка сала. Җәен бөҗәкләр, көзен җиләк-җимеш, яшелчә белән, кышын чүплекләрдә һәм терлек каралтылары янында туклана.
Кош ояларын туздырып һәм йомыркаларын, шулай ук кош балаларын ашап, зарар китерә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.