Якынча 180 төре билгеле. Россиядә – 50.

Татарстан территориясендә Branchipus stagnalis, Streptocephalus torvicornis очрый, Pristicephalus ыругы вәкилләре дә күренергә мөмкин.

Ярым үтә күренмәле матур кыслачыклар, корсак ягын өскә каратып салмак кына хәрәкәтләнәләр. Гәүдәсенең озынлыгы 7 см га кадәр, баш, күкрәк һәм корсак өлешләренә бүленә. Күкрәк сегментының һәрберсендә бертөрле яфраксыман парлы аяклар урнашкан. Саңагаяклылар – ике җенеслеләр, партеногенез һәм полиплоидия хас. Эмбрион үсеш диапауза һәм катлаулы метаморфоз белән бара. Гадәттән тыш чыдамлыгы аркасында, саңагаяклыларның күкәйләре җил белән таралырга мөмкин, кибү һәм туңуны да кичерә алалар. Саңагаяклылар урман-дала һәм дала зоналарындагы вакытлыча булган язгы, сирәк кенә җәйге сулыкларда яшиләр, микроскопик бактерияләр белән туеналар.

Branhipus stagnalis L. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Branhipus stagnalis L