150 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар. Татарстан территориясендә казлар ыругына керүче 29 төре (очып килүче төрләрне дә кертеп), чын үрдәкләр, чумгалаклар, чумгалак үрдәкләр, турпаннар һәм башкалар бар.

Гәүдәсенең озынлыгы 29–150 см, авырлыгы 0,2–13,5 кг. Тимгелле, ак, соры, коңгырт, кара төстә. Кайбер төрләренең канатлары зәңгәр, яшел яки ак таплы («көзгечекле»). Тәпиләре кыска, йөзү элпәләре белән тоташкан 3 бармаклы. Яхшы йөзәләр, чумалар. Канатлары чагыштырмача кыска һәм киң. Озын муенлы. Каурый катламы тыгыз. Койрыкча бизеннән бүленеп чыгучы май катламы аны тышкы яктан тулысы белән суга чыланудан саклый. Томшыгы киң, кырыйларында тешчекләр яки мөгез пластинкалар урнашкан. Җенси диморфизм ачык беленә (ата затлар зуррак һәм ачыграк төстә). Җирдә, агач куышларында яки өннәрдә оялый. Бертөсле ак, яшькелт яки саргылт 2–16 йомырка салалар. Үсемлек һәм хайван азык белән тукланалар.

Ындыр казы, кыр үрдәге, соры үрдәк, киңборын, ала чумгалак һәм башка кәсепчелек һәм спорт аучылыгы объектлары.

Чыелдык каз, ак яңаклы казарка, кызыл бүксәле казарка, ысылдык аккош, нәфис аккош ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Соры үрдәк