18 төре билгеле, Евразия елгаларында яшиләр.

Татарстан территориясендә бер төре Идел подусты (C. variabile) яши. Иделнең һәм Каманың барлык зур кушылдыкларында, агымлы участокларда очрый.

Озынлыгы 20-30 см, авырлыгы 300-400 г. Гәүдәсе озынча, берникадәр ян-яктан кысылган. Тәңкәсе тыгыз, эре. Сырты яшькелт-кара төстә, ян-яклары һәм корсагы көмешсыман. Койрык йөзгече нык уемтылы, канатлары очлы. Авызы аркылы яки дугасыманрак ярык рәвешендә. Аскы казналыгы мөгезчел тышлык белән капланган. Җенси яктан 3-5 яшьтә җитлегә. Уылдыгын апрель-майда, суның температурасы 6°C булганда, төбе вак ташлы һәм агым көчле булган участокларда чәчә. Үрчемлеге – 5,3 меңнән 16 меңгә кадәр уылдык бөртеге. Уылдык чәчү вакытында ата балыклар ачык төскә керә. Вак умырткасызлар, үсемлекләр белән туклана. Балык уылдыкларын ашый. 5 елдан артык яшәми.

Балык тоту спорты объекты.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.