- РУС
- ТАТ
53 төре билгеле, Көньяк Америка, Мадагаскар һәм Австралиядән тыш киң таралганнар.
Татарстан территориясендә песнәк (Parus) һәм яр песнәге (Remiz) ыругыннан 9 төре бар. Кара башлы песнәк (Parus palustris), көрән башлы песнәк (P. montanus), бүрекле песнәк (P. cristatus), зур песнәк (P. major), кара песнәк (московка) (P. ater), зәңгәр песнәк (P. caeruleus) барлык районнарда да очрый. Оя коручы, кышлаучы төрләр. Соры башлы песнәк (P. cinctus) — очып керүче сирәк төр. Песнәк кошлар катнаш урманнарда, бакча һәм паркларда яши.
Гәүдә озынлыгы 10–18 см, авырлыгы 7–25 г. Томшыгы конуссыман. Тәпиләре көчле бармаклы һәм нык бөгелгән очлы тырнаклы, горизонталь һәм вертикаль ботаклар буенча хәрәкәтләнергә яраклашкан. Койрыгы уртача зурлыкта, тигез яки зур булмаган уемтылы. Каурый капламы куе һәм йомшак.
Зур песнәк — песнәкләр арасында иң эресе.
Бүрекле песнәкнең башында озын бүрек.
Көрән башлы песнәк көрән төстәге «бүрекле».
Ояларын агач куышларында коралар. Җәен — бөҗәкләр (филчекләр, ефәк күбәләкләре, яфрагашарлар, яфрак төргечләр һәм башкалар) һәм үрмәкүчләр, кышын орлыклар белән тукланалар. Ак төстәге 4–11 йомырка салалар.
Гади яр песнәге (Remis pendulinus) һәм ак песнәк (Parus cynan) ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Ак песнәк
Бүрекле песнәк
Зур песнәк
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.