- РУС
- ТАТ
Россиядә — 6 төре, Татарстан территориясендә 4 төре билгеле. Аеруча гадәти төрләр — гади перловица (U. pictorum), кабарынкы перловица (U. tumidus) һәм юан перловица (U. crassus) гадәти төрләр.
Кабырчыгы нык, бикләгеч мускуллары яхшы үскән. Гади перловица — иң зурлары; озынлыклары 14,5 см, башка перловицаларның 11 см га кадәр. Кабырчыкның төсе саргылт-яшел яки яшькелт-көрән, эче сәдәф капламлы. Елга һәм күлләрдә яши, су төбендәге йомшак грунтта буразналар калдырып акрын гына (1–1,5 м/сәг) хәрәкәтләнә. Судагы детрит белән туена, моның өчен ул шактый күләмдә су фильтрлый. Аталануы апрельдән июньгә кадәр, личинкалары (глохидийлар) перловицаларның саңакларында үсә, май ахырыннан августка кадәр суга тарала. Перловицалар 15 елга кадәр яшиләр.
Суда балыкларга берегәләр һәм беркадәр вакыт аларда паразитлык итәләр.
Суның пычрануына һәм кислород җитмәүгә бик сизгерләр, шунлыктан аларның саны кими бара.
Перловицаларны азык буларак кулланалар, йорт хайваннары рационына кушалар, кабырчыкларын сәдәф ясауда файдаланалар.
Яшь перловицалар кыргый хайваннар, кошлар һәм балыклар өчен азык булып тора.
Сулыкларның үзеннән-үзе чистаруында мөһим роль уйныйлар.
Гади перловица
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.