Ерак Төньяктан кала бөтен җирдә таралганнар.

Гадәттә, уртача зурлыкта. Гәүдәсе төкчәле, хортумчыгы рудиментар. Канатлары киң. Җенси диморфизм ачык чагыла — ата һәм ана затлар зурлыгы, төсе, мыекчаларының төзелеше буенча аерылалар. Ата зат көрән төстә, канат җәеме 35–40 мм; ана күбәләкләр ак, канат җәеме 55–70 мм. Аталарының мыекчалары сырлы, аналарының җепсыман. Июль–августта очалар, ата күбәләкләр генә хәрәкәттә, канатлары җыелган ана затлар агачта утыра. Агач төбендәге бер ояга 450 гә кадәр күкәй сала, саклау өчен өстен җирән төкчәләр белән тыгызлап каплый, аларны ул корсагыннан бүлеп сала. Күкәйләр кышлый. Май башында беренче гусеницалар чыга. Аларның агулы сыекчалы куе төкчәләрдән торучы үзенчәлекле чуклары, гәүдәнең алгы өлешендә — 5 пар зәңгәр, артта 6 пар кызыл сөялләре бар. Гусеницалар ефәк җепләреннән ясалган ояларда курчакланалар. Җепшекләрсез салкын кыштан соң килгән җәйге эссе һава парсыз ефәк күбәләгенең үрчүенә булышлык итә. Күпләп үрчегәндә гусеницалар үсемлек яфракларын тулысынча ашап бетерәләр.

Парсыз ефәк күбәләге үсемлекләрнең 300 дән артык төрен (бигрәк тә имән, тирәк, җимеш агачларын) зарарлый.