Төньяк һәм көнчыгыш Европа урманнарында һәм Азиянең төньяк өлешендә таралган.

ТР территориясендә Кама алдында очрый. Каен, зирек, усак өстенлек иткән биек кәүсәле катнаш һәм яфраклы урманнарда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 23 см га җитә, койрыгы 9-14 см, авырлыгы якынча 160 г. Очлыклары йон белән капланган тиречел яры белән тоташкан. Тыныч халәттә яры бөрмәләргә җыйналып тора, хәрәкәт вакытында сузыла. Йон капламы тыгыз, йомшак, ефәксыман. Аксыл соры төстә, кайвакыт охра яки көрән төсмердә, корсагы ак, кышын йоны озынрак һәм тыгызрак. Карт агач куышларына оялый, аларда йомшак асылма мүкләрдән оя ясый. Кайвакыт тиен ояларын, тукран куышларын били. Утырма яшәү рәвеше алып бара, эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Елның салкын вакытында активлыгы кинәт кими, әмма кышкы йокыга талмый. Очлык ярысы ярдәмендә 40-50 м ераклыкка кадәр агачтан-агачка сикерешләр ясарга сәләтле. Җиргә сирәк төшә. Агач бөреләре һәм орлыклар, җиләк, гөмбә белән туена. Май-июньдә ана затлар 1-4 бала тудыра. Очкалак тиеннең табигый дошманнары – зур ябалаклар, кеш, урман сусары. 5 яшькә кадәр яшиләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.