30 дан артык төре билгеле, күпчелеге Евразиядә, берничә төре — тропик Африкада, Аляскада таралган.

Татарстан территориясендә 8 төре бар. Яз нарат чыпчыгы (P. trochilus), чикерткә нарат чыпчыгы (P. collybita), чытырдавык нарат чыпчыгы (P. sibilatrix), яшел нарат чыпчыгы (P. trochiloides) республиканың бөтен территориясендә, таллык нарат чыпчыгы (P. borealis) — төньяк районнарда, таң нарат чыпчыгы (P. inornatus) Казансу һәм Кесмәс елгалары үзәннәрендә көзге очып килү вакытында очрыйлар, кәрлә нарат чыпчыгы (P. proregulus) һәм коңгырт нарат чыпчыгы (P. fuscatus) — бик сирәк төрләр. Күчмә кошлар. Урманнарда, урман буйларында, аланнарда, болыннарда яшиләр.

Гәүдәләре озынча, 10–14 см озынлыкта. Каурый катламы күпереп тора, коңгырт, асты аксыл яки саргылт. Койрыгы туры. Томшыгы зур түгел, нәзек, безсыман. Кайбер төрләренең күзләре астында ачык төстә сызык бар. Яшел нарат чыпчыклары башка төрләрдән канатларындагы аркылы аксыл сызык белән аерыла. Ояларын яннан керә торган шарсыман формада җирдә яки куакларда коралар. Коңгырт-кызыл тимгелле 3–8 ак йомырка салалар.

Нарат чыпчыклары бер-берсе белән бик охшаш, тышкы билгеләре буенча аларны кыр шартларында аеру мөмкин түгел диярлек, әмма сайраулары белән бер-берсеннән аерылалар.