Тропик, субтропик һәм уртача өлкәләрдә яшәүче 30 дан артык төре билгеле. Татарстан территориясендә 11 төре бар. Меңаяклар — трахея ярдәмендә сулаучы җир өсте буынтыгаяклылары.

Гәүдә озынлыгы 1–30 см, һәркайсы (бишенчедән башлап) күпсанлы сегментлардан торучы гәүдә һәм баш өлешләргә бүленгән. Күкәйдән тудыручылар. Үсешләре, гадәттә, анаморфоз (личинкалары күкәйдән җитлеккән хайванга охшап чыга; кабык салган саен, аяклары һәм сегментлары арта бара) рәвештә бара. Җир өсте түшәлмәсендә яшиләр, үсемлек калдыклары белән туеналар.

Сирәк кенә үсемлек тамырларын зарарлыйлар. Киң яфраклы урманнарда, нигездә, болыннарда яшиләр.

Тышчаларында кальций туплап, туфрак ясалу процессында катнашалар.

Урта полосада соры меңаяк (Rossiulus kessleri) һәм ком меңаягы (Schizophyllum sabulosum) таралган.