Озынлыгы 1-11 мм, куе төкләр белән капланган. Канатсызлар. Авыз аппараты кимерүгә җайлашкан. Мыекчалары кыска, тыныч халәттә башының аерым чокырчыкларына яшеренгән. Кайбер мамык бетләренең күзләре үсеш алмаган, аяклары йөгерүгә җайлашкан.

2,5 меңгә якын төре билгеле, РФдә – 400 гә якын, нигездә, кошлар паразиты, шулай ук имезүчеләрдә дә (йон ашаучылар) очрыйлар.

Татарстан территориясендә мамык бетләренең кошларда паразитлык итүче 300 гә якын төре билгеле, эпидермик, каурый һәм йон кисәкләре, кан, тире бүлендекләре белән туеналар. Тулы булмаган әверелешле үсеш узалар. Күкәйләрен каурыйга яки йонга салалар; үсешләре 3-4 атна дәвам итә.

Күпчелек очракта мамык бетләре аерым бер хайван төренә яки охшаш төрләр төркеменә катгый туры килә: тавык мамык бетләре (Menopon gallinae), күгәрчен мамык бетләре (Columbicola columbae), эт йон ашаучысы (Trichodectes canis) һәм башкалар.

Күпләп паразитлык итеп хайваннарда көчле кычыту барлыкка китерәләр, нәтиҗәдә, даими тынычсызлыктан алар ябыга.