Гәүдәсе зур (7-50 мм озынлыкта), ачык чуар төстә. Канатлары юк, канат өслекләре кыска, кабарынкы озын корсагының ян-ягына сыланып тормыйлар, башы кинәт кысып буылган. Гемолимфа составында агулы матдә – кантаридин бар, шуңа күрә аларны ерткычлар ашый алмый.

130 төре билгеле; киң таралганнар: Россиянең Европа өлешендә – 16, Татарстан территориясендә 6-7 төре билгеләнгән.

Аеруча чуар майка (M. Variegatus Donov) күп. Коңгызлар ачык урыннарда язын күренә башлыйлар, яфраклар, чәчәкләр, нектар белән туеналар, чәчү культуралары шытымнарына зыян китерергә мөмкиннәр. Күкәйләрен (берничә меңгә кадәр) җиргә салалар. Чыккан личинкалар хәрәкәтчел, чәчәкләргә менәләр, умарта кортларына һәм башка элпәканатлыларга ябышалар, алар исә личинкаларны үз ояларына алып кайталар. Кабык салганнан соң, личинкалар аз хәрәкәтләнә, бал һәм башка запаслар белән туена; умарта кортларының күпләп үлүенә китерергә мөмкиннәр.

Майкаларның саны кимү сәбәпле, зәңгәр майка (M. Violaccus March) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).