36 төре билгеле, Россиянең Европа өлешендә 2, Татарстанда 1 төре бар: көнчыгыш май коңгызы (M. hippocastani F.).

Гәүдә озынлыгы 20,5–29 мм, киңлеге 10,6–14,6 мм, таза, соргылт куныклы коңгырт төстә, авырлыгы 0,6–1,1 г. Аркасының алгы өлеше кара, сирәк кенә кызыл. Түше һәм корсагы аксыл кыска төкчәләр белән капланган. Башы, мыеклары, аяклары һәм канат өслекләре кызыл-көрән, канат өслекләре тар кара каймалы. Мыеклары 10 буынлы, кара, җилпәзә булып җыелучы пластинкалы. Ата затның мыегында — 7 озын, ана затларда — 6 кыска пластинка. Корсагының арткы очы канатлар белән капланмаган һәм кисәк тараючы үсенте белән тәмамлана. Коңгызларның канатлары яхшы үсеш алган һәм шунлыктан иркен очалар. Казырга җайлашкан аяклары ярдәмендә җиргә җиңел күмеләләр. Олы личинкалар зур (65 мм), чагыштырмача таза С-сыман гәүдәле, сирәк төкчәләр белән капланган, башы зур, шома, сары-көрән төстә, нык казналыклы. Каеннар яфрак чыгара башлагач, апрель ахыры–майда (исеме шуннан) очалар. Очкан вакытта каен, тал, имән, усак, алмагач һәм башкаларның яфраклары белән туена. Карагай ылысына һәм нарат чәчәк төркемнәренә зыян китерергә мөмкин. Эңгер-меңгердә һәм кич белән очалар; иртән һәм көндез, катып калган халәттә агачларда утыралар. Коңгызлар 3–6 атнага сузылган очу чорында парлашалар һәм 30–50 см тирәнлектә туфракка йомырка (30 га, кайвакыт 70 кә кадәр) салалар. Ана затлар, йомырка салганнан соң, гадәттә, туфрактан да чыгып тормыйча үләләр, ата затлар берникадәр иртәрәк үлә. Личинкалары 4–6 атнадан соң чыга һәм туфракта 3 ел дәвамында үсә.

Башта нәзек тамырчыклар һәм гумус белән туена, үсү белән калынрак тамырларга күчә, агачларга һәм питомник үсентеләренә зур зыян китерә.