- РУС
- ТАТ
60 ка якын төре билгеле, Антарктикадан кала бөтен Җир шары буенча таралганнар.
Татарстан территориясендә 8 төре бар: балобан, сапсан, шоңкар, чеглок, дербник, төн лачыны, гади торымтай, дала торымтае.
Очлы озын канатлы, эре һәм уртача зурлыктагы кошлар. Койрыгы тар, чагыштырмача озын. Тәпиләрендә каурый капламы юк. Томшыгында үзенчәлекле тешчеге бар. Яхшы ишетә һәм күрә. Сапсаннан кала барлык төрләре дә күчмә. Күбесенчә ачык ландшафтта, урман буйларында оялыйлар.
Сапсанның гәүдә озынлыгы 50 см, каурый капламы тыгыз. Аксыл төстәге бугазының як-ягында кара таплар («мыеклар») бар. Канат җәеме 90–110 см. Тавышы өзек-өзек.
Балобанның — гәүдә озынлыгы 47–56 см. Томшык өсте, тәпиләре һәм күз тирәсендәге кайма сары төстә. Тавышы яңгыравыклы. Шоңкар (F. gyrfalco) — эре лачыннарның берсе, гәүдә озынлыгы 60 см га якын. Гәүдәсенең өске ягы аркылыга күгелҗем буй төшкән күк төстә, башы карарак, түше кара төрткеле ак төстә. «Мыеклары» күренми. Карлыккан һәм көчле тавышлы. Оя ясамый, ерткыч кошларның яки козгыннарның ояларыннан файдалана.
Чеглок (F. subbuteo) — гәүдә озынлыгы 34 см га җитә, озын канатлы һәм чагыштырмача кыска койрыклы лачын. Төсе: гәүдәнең өске ягы аркылы буйлы сары-күк, башы карарак, корсак өлеше буй-буй чуар аксыл төстә, койрык өсте җирәнрәк. «Мыеклары» күренеп тора. Томшыгы күксел, томшык өсте һәм аяклары сары төстә. Тавышы көчле, яңгыравыклы.
Дербник (F. columbarius) — гәүдә озынлыгы 21–30 см, авырлыгы 210 г га кадәр. Гәүдәсенең өске өлеше күк, аскы ягы тар буйлы чуар аксыл-җирән төстә. Койрыгы күк, койрык очында кара сызыгы бар. Түбәннән оча, очканда канатлары ураксыман бөгелә; канатларын какмый.
Төн лачыны (F. vespertinus) — 30 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 160 г га кадәр. Канатлары очлы. Ата кошларның каурый капламы соры-кара, койрык өсте җирәнрәк, аяклары кызыл. Ана кошларның өске өлеше аркылы буйлы күк төстә, башы һәм түбәнге өлеше җирән, аяклары кызгылт сары. Ата кошлар кара булганлыктан, аларны «эңгер-меңгер лачыннары» яки «төнге лачыннар» дип йөртәләр. Тавышы яңгыравыклы.
Гади торымтай (F. tinnunculus) — гәүдәсе 35 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 200 г га кадәр. Чуар төстә, ана кошларның өске өлеше аркылы буйлы, күгәрекле-җирән, ата затларда — вак чуарлы кызгылт-көрән. «Мыеклары» күренми диярлек. Канатлары киң, койрыгы озын. Очкан вакытта еш кына койрыгын төшергән килеш канатларын җилпеп бер урында тора.
Дала торымтае (F. naumanni) — Татарстан өчен сирәк кош, республика территориясендә ареалының төньяк чиге уза. Гәүдәсенең озынлыгы 32 см га җитә. Аркасы күгәрек төсендә, гәүдәсенең аскы өлеше вак чуарлы кызыл төстә; тәпиләре, тырнаклары һәм томшык өсте — сары. «Мыеклары» күренми диярлек. Тавышы яңгыравыклы. Гади торымтайдан ак тырнаклары һәм өске өлешенең ачык төстә (ата зат) булуы белән аерыла.
Лачын кошлар ояларын агачларда, кыяларда, җирдә, сирәк кенә йорт түбәләрендә кора. Моногамнар. 2–6 кызыл яки кызгылт-көрән йомырка салалар. Эре бөҗәкләр, тычкансыман кимерүчеләр, вак кошлар белән тукланалар, аларны, башлыча, очкан вакытта аулыйлар.
Күп кенә халыкларда, шул исәптән төркиләрдә шоңкар, сапсан, балобан ау кошлары буларак кулланыла.
Чеглоктан кала, барлык төрләре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Шоңкар
Дербник
Төн лачыны
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.