Һәр җирдә таралган, синотроп төр.

Уртача зурлыкта, тышкы кыяфәте буенча бүлмә чебененә охшаш, әмма хортумчыгы чәнчеп суыруга җайлашкан. Личинкалары черүче органик калдыкларда үрчи, черемә һәм черүче үлән өеме аларның үрчүе өчен аеруча уңай.

Көзге усал чебен кешене һәм йорт хайваннарын авырттырып тешли.

Түләмә һәм башка авыруларны таратучылар.