Күбесенчә агымсыз сулыкларның ләмендә яши.

Палеарктика фаунасында 80 нән артык төрнең личинкалары билгеле, Россиядә – 25 кә якын, Татарстан территориясендә – 10 тирәсе (төрләрне билгеләү кыен булганлыктан, төгәл саны юк).

Аеруча Cl. plumosus озынборыны личинкасы таралган. Кызыл суалчанның гәүдәсе 30 мм га кадәр озынлыкта, суалчансыман, склеритлашкан башында бер пар мыекча, 3 күкрәк һәм 10 корсак сегменты, алгы һәм арткы сегментларында 2 пар ялган аяк бар. Судагы тозларны йоту өчен гәүдәсенең арткы өлешендә юка капламлы үсентеләр һәм 2 төк бәйләме урнашкан. Куе кызыл төстә, бу гемоглобин – пигмент булу белән аңлатыла, ул кислородны бәйләү һәм запаска хәзерләү өчен хезмәт итә һәм личинкаларга анаэроб мохиттә яшәргә мөмкинлек бирә. Сулау гәүдәнең бөтен өслегендә бара.

Кызыл суалчан сулыкларда органик матдәләрне эшкәртә. Балыклар өчен азык булып тора.

Аквариум балыкларын ашату өчен, шулай ук балык тотуда җим буларак кулланыла.

Сулыкларның көчле пычрануы индикаторы.