Бөтен җирдә (Ерак Төньяк районнардан кала), шул исәптән Татарстан территориясендә дә таралган. Культуралы һәм кыргый кура җиләген зарарлый. Сирәк кенә саз җиләге, кызыл бөрлегән, кара бөрлегән, алмагач, чия, груша, слива, миләш һәм башка роза чәчәклеләр семьялыгындагы үсемлекләрдә очрый.

Гәүдәсе 3,8-4,3 мм озынлыкта, озынча түгәрәк, соргылт кара, җирән-сары яки соры төстәге куе төкләр белән капланган. Мыекчалары 11 буынлы, чукмарсыман. Коңгыз һәм личинкалары туфракта, гадәттә, кура җиләге куаклары астында, 20 см тирәнлектә кышлый. Апрель ахыры – майның беренче яртысында, туфракның өске катламы 12-13°С булганда, коңгызлар җир өстенә чыгалар. Башта алар культуралы (карлыган, крыжовник, алмагач, чия, груша, слива һәм башкалар), чүп үләннәрнең чәчәк нектары һәм серкәлеге белән тукланалар, аннары кура җиләгенә (аерым елларда чәчәк бөресе чыкканчы) күчәләр, сеңерләр арасында тар озынча тишекләр тишеп, яшь яфраклар, аннан соң чәчәк бөреләре һәм чәчәкләре белән тукланалар.

Коңгызлар зыяны аркасында зәгыйфьләнгән чәчәкләрдән җимешләнгән җиләкләр гарип булып җитешә. Өстәмә туклану чоры якынча 2 атна дәвам итә, аннан соң ана затлар йомырка сала, аларны чәчәкләргә һәм чәчәк бөреләренә берәрләп урнаштыра. Личинкалары (6-6,5 мм озынлыкта, суалчансыман, аксыл көрән төстә) берникадәр вакыт яшел җимеш өслегендә яши, ә аннары аларны тишә, итчел чәчәк төбе һәм төшчекнең аңа тиеп торучы өлеше белән тукланалар. Кура җиләге җимешендә личинкаларның үсеше якынча 1,5 ай дәвам итә.

Личинкалар белән зарарланган җиләкләр вак, тонык төстә, шиңә яки чериләр. Үсешен тәмамлаучы личинкалар җимештән төшәләр һәм туфракка күмеләләр, анда 5-20 см тирәнлектә курчакланалар. Августның 2 нче яртысы – сентябрьнең беренче яртысында яшь коңгызлар чыгалар һәм туфракта кышларга калалар.