900 гә якын төре билгеле, нигездә, тропик һәм субтропикларда таралган.

Татарстан территориясендә озын колаклы ярканат, төн ярканатлары, зур ярканатлар, кичке ярканатлар, тиреканатлылар ыругларына караучы 12 төр бар. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда, сулык ярлары буенда, каралтыларда һәм башкаларда очрыйлар.

Озак очуга сәләтле имезүчеләрнең бердәнбер төре. Алгы очлыклары канатка әйләнгән: очу ярысы өчен каркас булып нык озынайган бармаклары (1 нче бармак кына азат), уч сөякләре һәм беләкләре хезмәт итә. Арткы очлыклар тез буыннары белән як-якка җәелгән.

Йон капламы кара төстә, йомшак, кыска; исле тире бизләре бар. Эңгер-меңгердә яки төнге яшәү рәвеше алып баралар. Яхшы сизәләр һәм күрәләр, колак яфраклары зур (мәсәлән, озын колаклы ярканат). Елга бер тапкыр үрчиләр, 1-2 бала китерәләр. Даими парлар булмыйлар, ата затлар нәсел турында кайгыртуда катнашмый. Умырткасызлар белән тукланалар.

Күп кенә утрак төрләре кышлау өчен җир астындагы яшеренү урыннарын (мәгарәләр, штольня, баз, подваллар) файдалана.

11 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.