5,5 меңнән артык төре билгеле, Россиядә — берничә йөз, Татарстан территориясендә 10 га якын төре бар.

Гәүдә озынлыгы 4 тән 50 мм га кадәр (еш кына 15–25 мм), кыска төкләр белән капланган. Күбесенчә урман-дала һәм дала зоналарында яшиләр. Ачык урыннарда — юл, урман кырыйларында, авыл юлларында очрыйлар. Көндез актив: җитез очалар, кояш яктысы төшкән агач кәүсәләренә һәм түмгәкләргә куналар. Олы ктырьлар — ерткычлар; төрле бөҗәкләр, үрмәкүчләр, талпаннар белән тукланалар, кайвакыт умарталарга һөҗүм итәләр. Үзләренең ау урыннары бар. Озын һәм көчле хортумчыгы белән табышын һавада эләктереп ала. Ктырьларның үсеше 1 дән 3 елга кадәр сузыла. Ана затлар яфракларга, сабакка, кайры астына, туфракка яки җир өслегенә ак төстәге орчыксыман вак йомыркалар салалар. Йомыркалардан личинкалар чыга, алар исә үсемлек калдыклары, шыртлавыклар, кара коңгызлар, хрущлар, саранчалар белән тукланып, күбрәк комлы туфракларда яки черек үзагачта яшиләр (кайбер төрләре филчекләр һәм мыеклач коңгызларның личинкалары һәм курчаклары белән тукланып, аларның юлында яши); җәй башында олы чебеннәргә әверелә.

Күп кенә күзәнәк корткычларын юк итүче бөкре ктырьлар (Laphria gibbosa) һәм җирән ктырьлар (L. flava) Татарстан территориясе өчен гадәти бөҗәкләр.

Шөпшәсыман ктырьлар (Asilus crabroniformis) һәм нечкәкорсак юл чебене (Leptogaster cylindrica Degeer) — сирәк төрләр, ТРның Кызыл китабына кертелгән.