138 төре билгеле. Поляр өлкәләрдән тыш, бөтен җирдә таралган.

Татарстан территориясендә 7 төре бар. Саз көтүчесе (Rallus aqyaticus) Кама алдында һәм Кама аръягында; гади кугыч (Porzana porzana), кашкалак – барлык төбәкләрдә, кечкенә кугыч (Porzana parva) – сирәк төр, Көләгеш сазлыгында (Актаныш районы) һәм Зөя елгасы тугаенда (Буа районы); тартар, камыш тавыгы (Gallinula chloropus) – аз санлы төрләр, Кама аръягында очрыйлар. Күчмә кошлар. Әрәмәлекләр һәм үсемлекләр күпләп үскән сулык ярлары буенда яшиләр.

Көтүче кошларга хас үзенчәлек – ян-яктан кысылган гәүдә, кыска канат һәм койрык. Аяклары чагыштырмача кыска. Кашкалак һәм камыш тавыгы – кара, тартар, саз көтүчесе, кугычлар көрән һәм соры төстә. Маңгаенда зур ак тап һәм тәпиендә телле-телле элпәләр – кашкалак өчен хас билгеләр; камыш тавыгының маңгаенда кызыл тап бар; саз көтүчесенең томшыгы озын, җиңелчә бөгелгән. Эңгер-меңгердә яшерен яшәү рәвеше алып баралар, яхшы йөзәләр һәм чумалар, начар очалар. Ояларын җир өстендә, түмгәкләрдә, куак ботакларында ясый. Вак тимгелле 6-12 соры-кызыл йомырка сала. Бөҗәкләр, моллюсклар, суалчаннар, үсемлек орлыклары белән туклана. 

Гади кугыч һәм кашкалак – ау спорты объекты.

Камыш тавыгы һәм саз көтүчесе ТРның Кызыл китабына кертелгән.