Биографиясе

1919 елның 20 марты, хәзерге Башкортстан Республикасы, Благовар районы Үдрәкбаш авылы – 1943 елның 15 октябре.

1939 елдан Кызыл Армиядә, 1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, саперлар взводы отделениесе командиры (65 нче армиянең 106 нчы укчылар дивизиясе 43 нче укчылар полкы).

Үзәк фронт гаскәрләре белән Курск шәһәрен (1943), Белоруссияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 елның 25 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Лоев (Гомель өлкәсе) поселогы янындагы сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1985. Кн. 3.