Эшләүчеләр саны — 320 ләп кеше (2017). 1912–1917 елларда Россия Дәүләт банкының бөртекле ашлык саклау урыннары бүлеге тарафыннан Чаллы елга элеваторы буларак төзелә. 1934 елдан — «Заготзерно»ның Чаллы бүлекчәсе, 1957 елдан — Чаллы (1982–1987 елларда — Брежнев) ашлык продуктлары элеваторы; 1995 елдан хәзерге исемдәге АҖ.

Башта элеваторның бөртекле ашлык саклау урыннары сыйдырышлылыгы 32 мең т, кабул итү мөмкинлеге 128 т/сәг тәшкил итә. Кама елгасыннан китерелгән бөртекле ашлыкны бушату һәм кабул итү өчен дебаркадер һәм 40 башка исәпләнгән ат абзары төзелә, Англиядә эшләнгән 4 «Авери» автомат үлчәүләре урнаштырыла. Бөртекле ашлык 7 катлы тимер-бетон башнядагы «Говес» ашлык киптергечендә (АКШ) пар ярдәмендә киптерелә һәм тоташтырылган галереялар буйлап 486 силослы тимер белән тышланган агач силослар корпусына килә. Ашлык чистарту һәм күтәрү механизмнары электр двигательләре, 110 һәм 300 ат көчле ике локомобиль белән хәрәкәткә китерелә. Зурлыгы буенча илдә өченче урынны биләгән Чаллы элеваторы продразверстка, күмәкләштерү чорларында, Бөек Ватан сугышы вакытында икмәк хәзерләүләрне гамәлгә ашыру барышында мөһим роль уйный.

1950–1970 елларда ашлык складлары, киптерү-чистарту башнялары, лабораторияләр, катнаш азык, борчак ярмасы һәм он җитештерү куәтләре төзелеше колач җәя; яңа күчмә һәм стационар ашлык киптергечләр урнаштырыла, югары вольтлы электр линияләре сузыла.

1980 елларда кабул итү җайланмалары булган керә торган тимер юллар, ачык типтагы ашлык киптергечләр төзелә, техник яктан искергән катнаш азык заводы һәм тегермән туктатыла.

1990 елларда кабул итү җайланмалары автомобиль бушаткычлары белән җиһазландырыла, онны савытсыз кабул итү һәм җибәрү, төрле ярмалар ясау һәм төргәкләү куәтләре, бодайны ике сортлы итеп тарту тегермәне, макароннар җитештерү ярымавтоматы эшли башлый.

Чаллы элеваторында 2 ашлык кабул итү участогы, бер үк вакытта төрле бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар продукциясен эшкәртүгә сәләтле 220 т/сәг куәтле 5 газлаштырылган һәм механикалаштырылган ашлык чистарту-киптерү җайланмасы, 26 мең т һәм 81,3 мең т сыйдырышлы силослар корпусы һәм 28 склад (ашлык саклау урыннарының гомуми сыйдырышлылыгы 110 мең т), тәүлеккә 120 т га кадәр борчактан һәм 70 т га кадәр арпадан ярма җитештерүче ярма заводы, он һәм макарон эшләнмәләре чыгаручы куәтләр бар.

2007 елда йорт кошлары өчен тулы рационлы гранулалы катнаш азык (тәүлеккә 720 т) һәм премикслар — азыкка витаминлы-минераль өстәмәләр (тәүлеккә 72 т) җитештерүче завод, 2010 елда рапс эшкәртү цехы (тәүлеккә 45 т) эшли башлый.

2014 елда икенче катнаш азык заводы (тәүлеккә 960 т) ачыла. Предприятие эшчәнлеген автопарк, ярдәмче цехлар һәм остаханәләр тәэмин итә.

Сыйфатлы продукция җитештерүе өчен предприятие Халыкара махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә (Казан, 1999) ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет дипломы белән бүләкләнә. Хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә, шул исәптән 1 кеше — ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1 кеше — атказанган азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре исемнәренә, 3 кеше — 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны», 1 кеше — «Почет билгесе» орденнарына, 1 кеше «Намуслы хезмәт өчен» медаленә лаек була.

Предприятие җитәкчеләре арасында: М.В.Дивавин (1920–1926), Сорокин (1934–1935), Казаев (1935–1937), Скрябин (1937–1938), Герасимов (1938–1939), А.Тужилин (1939–1942), Н.И.Федотов (1942–1945), Романов (1945–1947), А.А.Антонов (1947–1950), А.М.Забродин (1950–1952), А.Ә.Әхмәтҗанов (1952–1953), Г.И.Стыскин (1953–1959), Н.К.Курдеков (1959–1969), Г.Н.Закиров (1969–1990), И.И.Шәйхетдинов (1990–1997), В.Г.Хаҗиев (1997–2004), Ф.Т.Газетдинов (2004–2007), И.И.Шәйхетдинов (2007 елдан).

Әдәбият          

Хвала рукам, что хлебом пахнут: Из прошлого и настоящего «Татархлебопродукта». К., 2001.

Автор — С.Г.Белов