- РУС
- ТАТ
Гәүдәсе озынча, озынлыгы 10-25 мм.
РФдә якынча 10 төре бар. Татарстан территориясендә аеруча корычагач чебенчәсе (L. vesicatoria) таралган. Металлик ялтыравыклы ачык яшел төстә. Коңгызлар яфраклар, шулай ук күпләп үрчегәндә корычагач, сирень, җимеш агачларының сабакчалары һәм яшь ботаклары белән туклана. Личинкалары кыргый бал кортлары ояларында үрчи. Көчле үзенчәлекле исе буенча коңгызлар төркеме җиңел табыла, бу исә аларның гәүдәсендә кантаридин (агулы матдә, корычагач чебенчәләре куркыныч янаганда бүлеп чыгара) булу белән бәйле.
Халык медицинасында кипкән һәм порошокка уылган коңгызлар пластырьлар (үлекле шешләргә каршы) әзерләгәндә кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.