2 меңгә якын төре билгеле, Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә якынча 250 төре бар.

Күпчелеге – хәрәкәтсез бөҗәкләр, суда яшәмәүчеләр арасында утырма яшәү рәвеше алып баручы бердәнбер бөҗәк, шунлыктан аларда сизү һәм хәрәкәт органнары юкка чыккан.

Балавызсыман бүлендекләрдән торучы төкчәләр белән капланган. Хортумчыгы ярдәмендә ана затлар үсемлеккә берегәләр. Ата затлар канатлы, парлашудан соң үләләр. Личинкалар ярдәмендә таралалар, алар исә үсемлекләр буйлап хәрәкәт итә, җил белән күчәргә мөмкин. Татарстанда бүлмә һәм оранжерея үсемлекләрендә ончыл кортча теркәлгән. Бөреләрдә, яфракларда, чәчәк бөреләрендә, чәчәкләрдә яши.

Үсемлекләргә зыян китереп, аларның согы белән туклана