Гәүдәсе шарсыман, озынлыгы 0,15-0,3 мм. Ана затлар аталарына караганда эрерәк.

20 гә якын төре билгеле.

Имезүчеләрнең тән тиресендә яшәүче паразитлар. Тире тукымалары белән тукланалар, аның мөгезчел катламында, кимереп, бормалы юллар (15 мм га кадәр озынлыкта) ясыйлар, аларда исә ана затлар йомырка сала һәм личинкалар үсә. Парлашу тире өстендә төнлә бара, соңыннан ата затлар үлә, ә аналары яңадан тире эченә керә. Кайвакыт терлекчелеккә шактый зыян китерә.

Корчаңгы талпаннар (Аscaris siro) кешедә инвазион тире авыруын – корчаңгы китереп чыгаралар.