3 төре билгеле: корбан балык (A. brama), аккүз (A. sapa), cинец (A. ballerus). Евразия сулыкларында таралган.

Татарстанның елга, сусаклагычларында, күлләрендә барлык төрләре дә яши; аеруча уылдык чәчү чорында зур төркемнәрдә очрыйлар.

Корбан балыгының озынлыгы 25-40 (кайвакыт 55 кә кадәр) см, авырлыгы 1 кг (кайвакыт 5 кг га кадәр) тирәсе. Вак корбан балык көмешсыман, эресе алтынсу кара төстә. Гәүдәсе киң, ян-яктан кысылган, аналь йөзгече гадәттән тыш озын. Авызы бераз өскә күтәрелеп тора. Аккүз кечкенәрәк, гәүдәсе озынча, көмешсыман төсле, эре тәңкәле, авызы бераз аска төшеп тора. Синец озынча гәүдәле, тәңкәсе вак, авыз чите кыек ярык рәвешендә өскә күтәрелеп тора. Корбан балыклар 3-6 яшендә җенси яктан җитлегә. Уылдыкны апрель-майда, сай сулыкта, суның температурасы 10-14°С булганда берьюлы чәчә. Үрчемлелеге – 68-390 мең уылдык бөртеге. Корбан балык һәм аккүз бентос белән туклана, синец – карплар семьялыгында зоо­планктон белән тукланучы бердәнбер төр.

Корбан балык һәм синец – кәсәбәчелек балыклары, аккүз – балык тоту спорты объекты.

Аккүз

Корбан балык