Евразия һәм Төньяк Америкада аерым яшәү урыннары сакланган.

Археологик казу эшләре күрсәткәнчә, I–IV йөзләрдә кондызлар төбәкнең бөтен территориясендә яшәгән, XIX йөз башында кырып бетерелгән.

1949 елда Воронеж саклаулыгыннан китерелгән 20 кондыз Кама елгасының түбәнге агымына җибәрелә. Татарстан территориясендә Кече Чирмешән, Шора, Казансу, Зөя, Илләт, Шомбыт, Бәтке һ.б. елгаларда колонияләр булып яши.

1999-2000 елларда Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогында кондызларны реинтродукцияләү үткәрелде.

Гәүдәсенең озынлыгы 100 см га, авырлыгы 30 кг га кадәр. Койрыгы яссы, көрәксыман, 30 см га кадәр озынлыкта, мөгезсыман кабырчык белән капланган. Суда койрыгы руль урынына хезмәт итә, коры җирдә терәк буларак файдаланыла. Арткы аякларындагы йөзү ярылары суда хәрәкәт итәргә булыша. Колак яфраклары һәм хәрәкәтчел калын борын тишекләре чумган вакытта томалана. Кондызның йон капламы ялтыравыклы кылчыксыман тупас кылдан һәм бик куе ефәксыман йомшак мехтан тора. Төсе аксыл коңгырттан кара көрәнгә кадәр. Койрык төбендә биз сыекчалары бүлеп чыгаручы мускус бизләре бар. Кондыз, чыгу юлын су астына калдырып, оясын текә ярларда казып ясый. Тәбәнәк ярларда агач ботаклары, кәүсә түмәрләре һәм ләмнән «өй», кечкенә елга һәм инешләрдә буалар кора. Үсемлек азыклары: җәен – үләнчел үсемлекләр, кышын – яфраклы агач һәм куакларның кайрысы, ботаклары белән туклана. Кондыз – моногамик хайван, даими пар булып берничә ел буена яши. Елга бер тапкыр 6 га кадәр бала китерә. 20–30 ел яшиләр.

Кондыз яшәгән сулык ярлары буенда тополь һәм агачсыман талларның саны кими бара.

Кондызның биз сыекчасы медицина максатларында һәм парфюмерия сәнәгатендә кулланыла.

Кондызның мехы югары бәяләнә.