1,6 меңгә якын төре билгеле, Россиядә — 250 тирәсе, Татарстан территориясендә 20 гә якын төре яши.

Аеруча гадәти төр гади көнлекчеләр (Ephemеra vulgata).

Көнлекчеләр — бик борынгы һәм гади бөҗәкләр. Күпчелек төрләрнең ареалы тундра зонасына кадәр таралган. Зур булмаган озынча гәүдәле, юка канатлы, койрыгы озын өч (кайвакыт ике) җепселле. Авыз органнары үсеш алмаган. Олы көнлекчеләр (имаго) һавада яшәү рәвеше алып баралар, бу стадия берничә сәгать яки тәүлек дәвам итә. Кушылудан соң, ана бөҗәкләр йомыркаларын суга сала. Личинкаларга тулы булмаган әверелешле үсеш хас. Олы бөҗәкләргә охшаш личинкалар (нимфа) 1–3,5 ел дәвамында 20–25 тапкыр кабыгын салалар. Личинкаларның корсак сегментларында 5 тән 7 парга кадәр трахея саңаклары, корсак соңында 3 (сирәк кенә 2) койрык җепселе урнашкан. Cloën, Caenis, Baëtis, Siphlonurus һәм башка көнлекчеләрнең личинкалары су үсемлекләре арасында елга һәм күлләрдә яши. Leptophlebia, Paraleptophlebia һәм башкалар ләмле грунтларда очрый. Гади көнлекчеләр, Palligenuia longicauda һәм башкалар яшерен яшәү рәвеше алып бара, алар исә елгаларның балчыклы ярларында юллар казый, моның өчен аларның казуга җайлашкан аяклары һәм казналыклары үсеш алган. Көнлекчеләр таркала барган органик матдәләр, үсемлек детритлары, вак умырткасызлар белән туклана. Үзләре балыклар өчен азык булып тора.

Күп кенә төрләре су чисталыгының индикаторы. Сулыклар пычрану сәбәпле, көнлекчеләр ареалының һәр җирдә кимүе күзәтелә.

Су көнлекчесе (Polymitarcys virgo) һәм буйлы көнлекче (Ephemera lineata) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).