200 гә якын төре билгеле, Евразиядә, Африкада таралган.

Татарстанда 2 төре бар: җитез кәлтә (L. agilis) һәм тереләй тудыручы кәлтә (L. vivipara).

Җитез кәлтә барлык районнарда, аеруча Кама аръягында һәм Идел алдында күп очрый. Кояшта яхшы җылынучан урыннарны: сирәкләнгән нарат урманнарын, коры кисентеләр һәм урман буйларын, урман полосаларын, елга тугайларындагы биек ком сөзәкләрен үз итә. Апрельдә күренә башлый. Олы кәлтәләрнең озынлыгы 250 мм га кадәр һәм озынрак, шуның 60% ы койрыкка туры килә. Яшь кәлтәләрнең сырты аксыл буйлы, коңгырт соры яки көрән төстә, олыларда үзгәрә: буйлар юыла, көрән, коңгырт яки кара таплар барлыкка килә. Ата затлар, кабык салганнан соң, ачык яшел («туй киеме») төс ала, аналарда соры төс саклана. Парлашу май аенда. Июньдә ана зат җиргә тиречел йомшак тышчалы 6-13 йомырка сала. Августта яшь кәлтәләр (озынлыгы 40 мм га кадәр) чыга.

Тереләй тудыручы кәлтә җитез кәлтәгә караганда сирәгрәк очрый. Дымлы урманнарда, сазлыкларда, үсемлекләр үскән ерганакларда, иске бакча һәм паркларда очрый. Гәүдәсенең озынлыгы 120 мм га кадәр җитә. Ана зат аталарга караганда зуррак. Сырты кара таплы яки тапларсыз гына чикләвексыман, ачык көрән яки соры төстә. Арка сөяге буйлап тар полоса уза. Күзләре аша гәүдәсенең ян-ягына койрык төбендә тоташучы киң полосалар сузылган. Ана затларның корсагы аксыл сары, аталарның ачык (кызгылт сарыга кадәр) төстә. Яхшы йөзәләр һәм чумалар, сулык төбеннән чабарга һәм куркыныч янаганда ләмгә күмелергә мөмкин. Парлашу апрельдә (ата затларның сугышулары белән бергә була). Бу кәлтәләр, исеменнән күренгәнчә, тереләй тудыралар. Июль ахыры – август башларында 3-11 бала китерә. Балалар ярым үтә күренмәле юка тышчада туалар, аны исә шунда ук ерталар һәм качу урыннарына үрмәләп кереп китәләр. Кәлтәләр, куркыныч килгәндә, койрыкларын өзәргә мөмкин, соңыннан ул яңадан үсә. Күбрәк бөҗәкләр һәм аларның личинкалары үрмәкүч, моллюсклар, суалчаннар белән тукланалар. Качу урыны булып ташлар арасындагы бушлыклар, агач куышлары, коелган яфрак һәм чыбык-чабык өемнәре, өннәр хезмәт итә.

Дошманнары – бакыр елан, гади һәм дала кара еланнары, торымтай, карчыгалар, елак карчыгалар, бурсык.

Җитез кәлтә

Тереләй тудыручы кәлтә