Бердәнбер сфецидлар семьялыгыннан 6,6 мең төре билгеле, киң таралган; Россиядә – 1 меңгә якын төр.

Татарстан территориясендә – 70 төр тирәсе. Казучы шөпшәләрнең күбесе бер яки берничә бүлемле ояларын җирдә (исеме шуннан) ясый, анда алар олы бөҗәкләрдән (цикадалар, саранчалар, коңгызлар, чебеннәр, хальцидлар һәм башкалар), күбәләк гусеницалары, кисмән личинкалары, сирәк кенә үрмәкүчләрдән торган азык запасы әзерлиләр. Төрле вак гөбләләрне аулыйлар, кайберләре авыл хуҗалыгы корткычларының энтомофаглары, әмма ТР шартларында, саны аз булу сәбәпле, хуҗалык өчен әһәмияте юк.

Республика территориясендә гади умарта корты бүресе (Philanthus triangulum) һәр җирдә (әмма күп санда түгел) очрый. Ана затлар личинкаларын бал кортлары белән туендыралар. Умарталыкка якын урнашып, умартачылыкка зыян китерергә мөмкиннәр.

Казанда (М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында, Дербышки бистәсендәге паркта) үткен тешле шөпшә (Sphex maxillosus) очрый – бу кызыл корсаклы, кара төстәге шактый зур шөпшә, июльдән август урталарына кадәр оча; бик сирәк төр.

Зур борынлы бембикс һәм үткен тешле шөпшә ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).