1700 дән артык төрне берләштерә, Евразия, Төньяк һәм Үзәк Америка, Африканың төче һәм тозлы суларында таралган. ТР территориясендә 26 төре бар. Барлык сулыкларда диярлек — зур елга һәм сусаклагычлардан алып, сай сулы күлләргә кадәр очрый.

Сузынкы һәм ян-яктан кысынкы гәүдәсе шактый эре циклоид сыман тәңкәләр белән капланган. Койрык йөзгеченең арткы чите уемтылы. Күпчелек төрләрнең казналыкларында тешләр юк, алтынчы саңак дугачыгында йоткылык тешләре урнашкан. Йөзү куыгы сөяк капсула белән әйләндереп алынмаган. Нигездә, планктон һәм бентосның вак умырткасызлары белән, кайбер төрләре (ташмаңгай, ак амур, кызылканат) күбесенчә үсемлекләр белән туклана, ерткычлар да бар (опты). Карпларның күпчелеге уылдыкны берьюлы, вак балыклар (ташбаш, кыртыш) өлешләп, җәйге чорда үрчүче төрләр (табан балыклар, карабалык) җәйдә берничә тапкыр чәчә. Карплар — җылылык яратучы балыклар.

Карплар арасында күп кенә кыйммәтле кәсәбәчелек төрләре (корбан балык, чабак, бәртәс, сазан, табан балык, кәлчәк һәм башкалар) бар.

Кайберләре (мәсьәлән, карп, табан балык, сазан) буа хуҗалыгында үрчетелә.

Ак амур, гади ташмаңгай һәм чуар ташмаңгай — климатлаштыру объектлары.

Гади горчак, елга ләргесе, гади подуст ТРның Кызыл китабына кертелгән.