- РУС
- ТАТ
9 төре билгеле, Арктика һәм Антарктидадан тыш, бөтен дөнья буенча таралган.
ТР территориясендә 4 төре бар.
Кыр карчыгасы (C. cyaneus) барлык районнарда да очрый. Кыр, болын, кечкенә куаклыкларда, ерымнарда оялый. Күзләре, томшык төбе һәм аяклары – сары, томшыгы һәм тырнаклары кара төстә. Башка төрләрдән канат һәм койрыгының чагыштырмача озын, койрыгының киң ак һәм канат очының кара төстә булуы белән аерыла.
Болын карчыгасы (C. pygargus) республиканың бөтен территориясендә таралган. Елга үзәннәрендә, әрәмәлекләрдә яши. Ата кошлар аксыл төстә. Аркасы соры, корсагыннан җирән буйлар сузыла. Канат очлары кара, канат уртасыннан аркылы кара буй уза. Башка төрләргә караганда канатлары тар һәм очлы.
Дала карчыгасы (C. macrourus) Кама аръягында очрый. Елга тугайларында, дымлы болыннарда, сыза кырыйларында һәм башка ачык урыннарда яши. Ата кошларның аркасы күксел соры, корсагы ак. Ана кошлар җирәнрәк кара көрән төстә, корсаклары кызыл, буй-буй җирән-көрән чуар рәсемле. Койрык өсте соры. Канат очы кара.
Саз карчыгасы (C. aeruginosus) республиканың бөтен территориясендә бар. Курак, җикәнбаш үскән урмансыз дымлы, сазлыклы җирләрдә, елга тугайларында яши. Аркасы көрән яки коңгырт, башка төрләргә караганда башы ачыграк төстә.
Карчыгалар – оя коручы күчмә кошлар. Гәүдәләренең озынлыгы 45-55 см, авырлыгы 260-700 г. Апрельдә очып киләләр. Ояны җирдә ясыйлар. Көрән тимгелле 3-5 ак йомырка салалар. Тычкансыман кимерүчеләр, кечкенә кошлар, бака, бөҗәкләр белән тукланалар. Август ахырында очып китәләр.
Кыр карчыгасы, дала карчыгасы, болын карчыгасы ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Болын карчыгасы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.