50 семьялыктан 30–40 мең төре билгеле, Европада аларның 430 ыругы һәм 1,2 меңнән артык төре бар. Татарстан территориясендә якынча 250–300 төре исәпләнә.

Авыз органнары чәнчеп суыруга җайлашкан, хортумчыгы башының алгы өлешенә тоташкан, мыекчыклары 3–5 буынлы. Тыныч халәттә өске канатлары яссы җыелган, очы элпәле, нигезләре калын; аяклары йөгерүгә, сирәк кенә йөзүгә (арткылары) яки эләктереп алуга (алгылары) җайлашкан. Күп кенә төрләрнең арткы күкрәгендә ис бизләре бар, аларның сыекчасы исә саклагыч әһәмияткә ия һәм бер төр затларының очрашуын тәэмин итүче химик сигнал ролен уйный. Үсеше тулы булмаган әверелешле. Күп кенә төрләре елга бер буын бирә. Йомыркаларын үсемлек өслегенә яки башка субстратка яисә үсемлек тукымаларына батырып (Miridae) сала. Личинкалары олы затлар белән охшаш яшәү рәвеше алып бара, гадәттә, 5 тапкыр кабык сала. Йомыркалары, личинкалары яисә олы затлары кышлый. Су, су асты һәм җир өсте төрләре бар, соңгылары арасында ачык, шулай ук яшерен: түшәлмәдә, туфракта, кайры астында һәм башкада яшәүчеләр. Кандалаларның күпчелеге үсемлек белән туклана.

Генератив органнарыннан һәм орлыкларыннан сокны суырып, авыл хуҗалыгы һәм урман үсемлекләренә зыян китерә.

Кайбер төрләре үсемлекләрнең вируслы авыруларын тарата.

Ерткычлар да бар, аеруча суда яшәүчеләр арасында (уылдык һәм балык маймычларын юк итә).

Кандалаларның җир өсте ерткычлары (Anthocoridae, Nabidae, кайбер Miridae) зарарлы бөҗәкләрнең санын киметүдә әһәмиятле роль уйныйлар.

Cimicidae семьялыгыннан булган кандалалар кошлар имезүчеләр һәм кеше каны белән туеналар (шулай исәптән ятак кандаласы).