? – 1429 ел, Кырым.

Таштимер ханның (башка фаразлар буенча – Гыясетдин солтанның) улы.

Алтын Урдада тәхет өчен барган көрәштә катнаша; Литваның бөек кенәзе Витовт ярдәмендә Кырымны (1426–1427 еллар), Түбән Идел буйларын, Хаҗитарханны (1427–1428 еллар) яулап ала. Тәхеткә утыргач, үз исеменнән акча суктыра.

Олуг Мөхәммәд хан белән көрәштә һәлак була.