Эчтәлек

Тау токымнары барлыкка килүен, минераль һәм химик составын, структура һәм текстурасын, аларның яту, җир кабыгында һәм җир өслегендә урнашу закончалыкларын өйрәнә.

Петрография минералогия, геохимия, вулканология, тектоника, стратиграфия һәм файдалы казылмаларны өйрәнү белән тыгыз бәйләнгән. Магматик, метаморфик һәм утырма токымнар (яки литология) петрографиясенә бүленә.

Петрохимия, петрофизика, техник петрография һ.б.ны аерып карыйлар.

Татарстанда петрография өлкәсендәге эшләр Казан университеты ачылганнан соң башлана (К.Ф.Фукс, А.М.Зайцев, А.Л.Лаврский һ.б.). Тикшеренүләр Казан тирәсендә, Уралда, Себердә алып барыла. Ф.Ф.Розен токымнарны өйрәнүдә микроскопик һәм химик алымнар куллана башлый, шомарту остаханәсе булдырыла. ХХ йөз башыннан Б.К.Поленов һәм Б.П.Кротов — тау токымнарын микроскопик тикшеренүләр буенча, 1922 елдан Кротов (илдә беренчеләрдән булып) утырма токымнар петрографиясе буенча лекцияләр курсы укыйлар. Л.Н.Миропольский Идел буе һәм Урал тау токымнары буенча төпле тикшеренүләрне башлап җибәрә. В.А.Полянин, Ф.М.Ишмаев, А.И.Кринари, А.А.Трофимук, В.А.Тимесков һ.б. тау токымнарын һәм аларга бәйле файдалы казылмаларны: Урал, Алтай тимер һәм боксит рудаларын, Идел буе бакыр рудаларын тикшерәләр.

1930–1940 елларда Идел буенда нефть эзләү эшләренең җәелүе белән нефтьле токымнарны петрографик өйрәнү башлана. 1950 елларда тау токымнарын өйрәнүдә спектроскопия, рентгенография, термография, люминесценция һ.б. алымнар куллануга (Казан университетында В.М.Винокуров, А.И.Бахтин; ЦНИИгеолнерудта В.В.Власов, В.Ф.Крутиков, Т.З.Лыгина, В.А.Тимесков, Р.Ә.Хәйдәров һ.б.) бәйле яңа этап башлана. Кристалларның эчке төзелеше, өслеккә чыгучы тирәнлектәге токымнарның составы өйрәнелә, аларның урнашу закончалыклары ачыклана, нигез токымнарының карталары эшләнә (А.М.Дымкин, Б.С.Ситдыйков, В.А.Полянин, А.Г.Низаметдинов, В.Г.Изотов һ.б.).

Әдәбият  

Винокуров В.М., Бахтин А.И. История кафедры минералогии и петрографии Казанского университета. К., 2004.

Автор — В.А.Тимесков