Дөнья фаунасында 4 меңгә якын, Урта Идел буенда 60 ка кадәр, ТРда 45 тән артык төре исәпләнә.

Зурлыгы 0,5 мм дан (Scymnus ыругы) 10 мм га (Anatis ыругы) кадәр. Гәүдәсе кабарынкы, түгәрәк яки озынча түгәрәк. Канат өслеге һәм аркасының алгы өлеше кара, еш кына аксыл фонда кара нокталы сары, кызыл-сары, кызыл, көрән төстә. Канат өслегендәге рәсемнәрнең үзгәрүчәнлеге хәтта күз күремендә дә ачык сизелә. Тәпиләре 4 буынлы, мыекчалары чукмарсыман. Йомырка салып үрчи. Сезонда бер яки берничә буын бирә. Личинкалары озынча, кыска мыеклы, йөгерә торган тәпиле, бик актив, төрле төстә. Гәүдәсе кабарынкы, төкле сөялләр сибелеп урнашкан. Курчаклары аксыл, үсү белән караңгырак төстә, эллиптик-тамчысыман, арттан субстратка береккән, алгы өлеше аз хәрәкәтчән. Камкаларның курчакларын ялгышлык белән еш кына колорадо коңгызы личинкалары урынына юк итәләр. Коңгыз стадиясендә камкалар табигатьнең төрле урыннарында кышлый.

Татарстан территориясендә һәр җирдә очрый, урман, болын, дала һ.б. табигый бергәлекләрдә гадәти яшәүче; агроценозларда 30 га якын төре яши. Камкаларның күп кенә төрләре ерткычлар (коңгызлар һәм личинкалар).

Гөблә, яфрак борчалары, калканчыкларны юк итүче буларак, үсемлекләрне биологик саклауда әһәмияткә ия. Үсемлекләр белән тукланучылар арасында люцерна камкалары гына билгеле; 4 төре күгәрек белән туена.

ТР өчен игътибарга лаек камкалар: тимгелле камкалар (Stethorus punctillum Ws.), үз ареалының төньяк чикләрендә яшәүче бердәнбер камка –акарифаг; колорадо коңгызының күкәй салгычын юкка чыгарырга сәләтле унөч нокталы хиподамия камкалар (Hippodamia tredecimpunctata L.); ТРда иң зур камка – күзле камкалар (Anatis ocellata L.) ылыслы урманнарда яши; җиде нокталы камкалар (Coccinella septempunctata L.) үләнчел һәм куакчыл яруста таралган. Җайдакларның 3 һәм чебеннәрнең 2 төре җирле камкаларның паразиты булып тора. Русча халык исеме («божьи коровки») аларның күккә – «аллага» очарга талпынуы һәм саргылт төстәге гемолимфа – «сөт» тамчысы (тиренең һәм лайлалы тышчаның ялкынсынуын китереп чыгарырга мөмкин, куркыту исенә ия) бүлеп чыгаруы белән бәйле. Гөблә (үлән бете) – аларның төп туклану объекты

Унөч нокталы камка